Шалкан (Рус халык әкияте) Мультфильм на татарском языке
Бабай шалкан утыртты. Шалкан, бик зур булды, күперде. Бабай шалканны йолкырга кереште.
Тарта, тарта — шалкан чыкмый.
Бабай, ярдәмгә Әбине дә чакырды. Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.
Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.
Әбинең Кызы, Акбайны чакырды. Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Акбай ярдәмгә Песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
Песи Тычканны чакырып китерде. Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга ябышты.
Әй тарталар, әй тарталар. Тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.
Татарский мультфильм
Выражаем благодарность Григорию Сеилову за помощь в создании субтитров
Ещё видео!