Салават Фатхетдинов 36 сезон
Текст
Әле генә унҗидедә идек...
Сизмәдек тә еллар узганын
Ашкынулар, шашып, сөюләрне
Күмеп киткән гомер тузаны...
Йөрәк кенә һаман ярсып тибә,
Риза түгел гомер узганга,
Күңеләрем гуя җигүле ат
Чаба сыман кире язларга...
Эх, кайтасы иде шул чакларга
Кичкә таба урам буйлатып
Бер көләсе, бер җылыйсы килеп
Авыл әбиләрен уятып...
Төзәтәсе иде ялгышларны,
Үзгәрсеннәр иде язмышлар.
Аксын иде язгы ташкын булып ,
Үкенечләр, безнең, сагышлар...
Очратасы иде яшьлек ярын,
Яңадан бер хәлен белергә...
Яңадан бер гашыйк булып әле,
Калсын иде йөрәк күмергә...
Йөгерәсе иде урамнардан,
Ике атлыйсыны бер басып...
Әй яшьлегем! Бөтен дөньясы да
Бер көненә синең тормаслык!
Ещё видео!