Салават Фатхетдинов
Текст
Көзләр җитте, әй, ямансу
Күчмә кошлар китте көньякка.
Төенчеген төйни-төйни
Сагыш моңын көйли-көйли
Әбиләр дә килде кунакка.
Таш йортларда тын кысыла.
Әни йөри һаман урамда.
Әтиемне искә алып,
Әле дә ярый өстә толып,
Онытылып киткән буранда.
Яз килгәнен дүрт күз белән,
Көтеп ала җирсеп әбиләр.
Күчмә кошлар хәлләренә
Калулары, ай, читендер,
Кичерегез безне, әниләр.
Ещё видео