Үтәлмичә калды вәгъдәләрем,
Кайта алмадым, әнкәй, бу юлы.
Сагыныплар, сәгатьләрне санап
Көткәнсеңдер газиз улыңны.
Көттермәсәк иде әнкәйләрне,
Әрнемәсен әле җаннары.
Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик,
Бәхетләргә булсын савабы.
Кайтты диеп уйлап куйгансыңдыр
Җилләр кагылса да тәрәзгә.
Алгансыңдыр, әнкәй, чәйләреңне
Кайнарлатып ничә мәртәбә.
Кайтсак иде, кайткаласак иде,
Балаларны алып, җыелып.
Беркайда да бүтән табылмас ул
Әнкәй янындагы җылылык.
Ещё видео!